Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Поликлиника №2 больницы №7
БЕР ТАПКЫР ҺӘМ МӘҢГЕГӘ ТӘМӘКЕ ТАРТУНЫ ТАШЛАГЫЗ!

Никотинга бәйлелектән котылуның методикасы:

• Ни өчен тәмәке тартуымны аңларга тырышырмын.

• Мин күпме тәмәке тартуымны аңларга тырышырмын: көненә ничә тәмәке, бер, бер ярым яки ике пачка, аларның ничәсе автомат рәвештә.

• Мин үз гадәтләремне контрольдә тотачакмын, нинди гадәти гамәлләр автомат рәвештә тәмәке тарту белән бергә бара икәнен аңлармын.

• Мин тәмәкене «автомат рәвештә» тартмау өчен зажигалкадан ераграк куярмын.

• Тәмәке тартучылар компанияләрен һәм тәмәке тарту урыннарын читләтеп узачакмын.

• Җыелырмын һәм, ниһаять, тәмәке тартудан тулысынча баш тарту көнен билгеләрмен – ял көннәрендә, яисә туган көнемдә? Икенче яктан, туган көнне эчәргә туры киләчәк, һәм бу тәмәке тартуны ташлау планнарын бозырга мөмкин.

• Тәмәке тартуга этәргечләрдән сакланачакмын – хәмер, кофе.

• Туганнарыма сөйләрмен – аларның ярдәме комачауламас.

• Тәмәкене файдалы нәрсәгә алыштырырмын, бу вакытны файдага үткәрергә, кулларны һәм авызны башка белән мавыктырырга ярдәм итәчәк.

• Саф һавада күбрәк йөрермен, иртән яки башка вакытта йөгерә башлаячакмын. Күптәннән тренажер залына язылырга җыенган идем. Вакыт җитте дип уйлыйм!

Булды! Шуннан?

• Тәмәке тартудан баш тартканнан соң беренче көннәр иң авыры, күрәмсең.

• Тәмәке тарту теләген басарга кирәк, моның өчен: o ваклатып тукланырга, o күбрәк җиләк-җимешләр һәм яшелчеләрне кулланырга, o соклар һәм су эчәргә, o саф һавада күбрәк вакыт үткәрергә кирәк. Шул чакта организм никотиннан һәм аның зарарлы тәэсирләреннән азат булачак.

• Йөткерү көчәя ала, ләкин тиздән бетәчәк.

• Тәмәке тарту теләге көчле булганда, һәрвакыт табибка мөрәҗәгать итәргә була.

• Түзә алмадың һәм тарта башладың – табиб янына бар!

Тәмәке тартудан баш тартуда ярдәм телефоны: 8 843 272-34-62.

ТР ССМ Республика наркология диспансерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, адресы: Казан шәһ., Сеченов ур., 6 (регистратура).

«РКНД» ДАССУ балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары С.М.Криницкий материалы буенча
Источник: https://vk.com/wall-196153274_5225
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение