Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Городская поликлиника №18
🌟 1 июньдә Татарстанда Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр
Республика территориясендә бәйрәм хөрмәтенә бик күп чаралар узачак.

🏕 Республикада җәйге савыктыру кампаниясе башлана - лагерьларда 172 меңнән артык бала ял итәчәк
Балалар ялы мәсьәләләре буенча 1 июньнән кайнар линия эшли башлый - 8(843) 207-28-73.

🏊‍♂️ Татарстанлыларга суда иминлек турында искә төшерделәр
Суда ял иткәндә коткару постлары булган җиһазландырылган пляжларны сайлау һәм тыю билгеләр урнаштырылган урында су коенмау мөһим.

🌳 Әлмәт районында 2 меңнән артык үсенте утыртылды
Эрбет, миләш, имән, каштан һәм өрәңге үсентеләрен волонтерлар, студентлар һәм ветераннар советы вәкилләре утыртты.

🏆 Республикада «Ел эшкуары. Алтын йөзлек - 2024» конкурсы җиңүчеләрен билгеләделәр
Конкурс «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде.
Источник: https://vk.com/wall-34833898_1425
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение