Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Детская городская поликлиника №9
🌟 Татарстанда Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан олы яшьтәге кешеләрне котлыйлар
Пенсионерлар өчен хәйрия акцияләре, концертлар һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрелә.

🏥 Спас районында гемодиализ кабинеты ачылды
Район халкы еракка бармый гына диализ ярдәме ала башлады. Элек пациентларга диализ өчен Чистайга йөрергә туры килә иде.

🥇 Татарстан дзюдочылары тарихта беренче тапкыр Россия чемпионатында алтын медальләр яулады
Дзюдо мәктәбендә шөгыльләнүчеләр сигез медаль алды, шуларның икесе - югары пробалы.

🚗 Илдә җитештерелә торган «Атом» электрокарына инде 36 мең заказ алынган
Чаллыдан «Кама» компаниясе эшли торган электромобильләр җитештерү 2025 елда башлана. Электромобильләрне «Москвич» заводында җыячаклар.

🐟 Әлмәтнең шәһәр күленә 2 мең хан һәм амур балыгы җибәрелгән
Балык сулыкта мелиорация үткәрәчәк, камыш һәм йөзмә үсемлекләр ашачак.
Источник: https://vk.com/wall-92549052_33258
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение