Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Детская городская поликлиника №9
📃Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте
Татарстан Рәисе юлламада нәтиҗәләр ясады, өстенлекләрне һәм алга таба эшләү өчен бурычларны билгеләде.

🏙Республикада күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы 98%ка үтәлгән
506 объектта эшләр тулысынча төгәлләнгән, шул исәптән 96 йортта 257 лифт алмаштырылган. 219 йортта ремонт эшләре дәвам итә. 196 йортта башкарылган эшләр күләме 70% тан артып киткән.

👨🏻‍🏫Түбән Камада мәктәп базасында беренче энергетика сыйныфы ачылды
Сигезенче сыйныф укучыларыннан оештырылган профильле сыйныф «мәктәп - көллият - вуз - оешма» өзлексез белем бирү системасының бер өлеше булачак һәм яшьләрнең энергетика тармагында эшләү белән кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

🏆16 сентябрьдә республикада «Татарстан кроссы - 2023» узачак
Спорт вакыйгасы Татарстанның күп кенә муниципаль районнарында узачак һәм төрле дистанцияләрне үз эченә алачак.

⛲️Актаныш районында Иске Идел буе күле яр буен төзекләндерү эшләре төгәлләнде
Объект "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасы кысаларында төзекләндерелгән.

🍎Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Ярминкәләр Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм тагын республиканың берничә районында оештырылган. Ярминкәләр сезоны 23 декабрьдә тәмамланачак.

#Детскаягородскаяполиклиника9гКазани
Источник: https://vk.com/wall-92549052_33156
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение