Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Городская поликлиника №6
🌟 Казанда «Ростки: Россия-Кытай» Халыкара форумы узды
Татарстанга 20дән артык илдән 3 меңнән күбрәк кеше килде. Форумның төп максаты ике ил арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу булды.

☎️ Татарстанда тест режимында бердәм сәламәтлек саклау call-үзәге эшли башлады
Эшли торган 8 (843) 558-03-03 кайнар линия номерына шалтыратып, медицина ярдәме күрсәтү һәм аны оештыруга бәйле сорауларны бирергә була.

🏥 Чаллыда авыр хәлдәге кешеләр өчен "Ярдәм" пансионаты ачылды
Анда башкалар ярдәменнән башка яши алмаган пациентларга ярдәм күрсәтеләчәк.

🚜 Татарстанда урып-җыю кампаниясе ахырына якынлаша
Бүгенгә барлык мәйданның 99%ы суктырылган. Бөртекле культураларның уңдырышлылыгы буенча алдынгылар рәтендә Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара, Кама Тамагы һәм Кайбыч муниципаль районнары.

🏃‍♂️ Ялларда Әлмәттә йөгереш узачак
10 сентябрьдә теләге булган һәркем «Әлмәт ярыммарафоны - 2023»дә катнаша алачак.

🐘 Казан зоопаркына Филимон исемле фил пәйда булды
Алты яшьлек филне Мәскәү зоопаркыннан күчерделәр.
Источник: https://vk.com/wall-107324275_978
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение