Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Детская городская поликлиника №9
🌟 Татарстанда Республика көнен бәйрәм иттеләр
Зур күләмле бәйрәм чаралары барлык шәһәр һәм районнарда узды.

🥋 Чаллы спортчысы тхэквондо буенча дөнья чемпионатында дүрт медаль яулады
Рәхим Хөснетдинов Россия яшүсмерләр җыелма командасы өчен чыгыш ясады. Ул ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медальгә ия булды.

🛠 Казанда капиталь ремонттан соң Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесы ачылды
Борынгы бинада барлык уникаль архитектура үрнәкләре сакланган.

🛒 Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең кайчан узачагы билгеле булды
Татарстанда алар 9 сентябрьдә башланып, 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аларның кайда узачагын муниципалитетларның башкарма комитетлары хәл итәчәк.

🏫 Татарстанда яңа уку елына 11 мәктәп файдалануга тапшырылды
Белем йортлары Арча, Алексеевский, Биектау, Тукай, Мамадыш районнарында һәм Чаллы белән Казан шәһәрләрендә ачылды. Алар Татарстанда укучылар өчен 10 меңгә якын яңа урын булдырырга мөмкинлек бирде.
Источник: https://vk.com/wall-92549052_33109
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение