Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Детская городская поликлиника №9
🌟 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй һәм Менделеевск районнарында яңа объектлар ачты
Әйтик, Зәйдә елына 227 мең кешене кабул итә торган бассейн пәйда булды. Ә Менделеевскта - «Атмосфера» иҗтимагый киңлеге, анда төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

🛠 Лениногорск һәм Мөслим районнарында капиталь ремонттан соң яшьләр үзәкләре ачылачак
Аларга теләгән һәркем килә ала. Биредә буш вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкин булачак.

🥇 Казан вәкиле спорт көрәше буенча Ion Cornianu & Ladislau Simon халыкара турнирында җиңү яулады
Светлана Липатова Россия җыелма командасы составында 59 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады. Ярышлар Румыниядә узды.

🏥 Яшел Үзән районының Осиново авылында күпфункцияле хастаханә ачылды
Ул 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә өлкәннәр һәм балалар бүлекләре бар.

☔️ Ялларда Татарстанда яңгырлы һәм салкын һава торышы булачак
Бүген төнлә Татарстанда кыраулар көтелә, ә якшәмбе һава торышы көзнеке кебек салкын һәм яңгырлы булачак.
Источник: https://vk.com/wall-92549052_33076
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение