Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Городская поликлиника №6
🌟 Татарстанда Идел аша яңа күперне тоташтыру тәмамланды
М12 трассасын төзү кысаларындагы эшләрне вакытыннан алда башкардылар. Юлны ел азагында ачарга планлаштыралар.

🏆Татарстан җыелма командасы пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышларда җиңү белән кайтты
Егетләр 22 дисциплинада 13 алтын, 9 көмеш һәм 7 бронза медаль яуладылар, ә Казаннан сигезенче сыйныф укучысы Нургалиев Булат иң яшь һәм талантлы оператор булды.

🐔 Әлмәт районында яңа кошчылык фермасы барлыкка килде
Ул Юкәле авылында урнашкан. Хәзер анда 20 мең баш тавык бар. Планда тавыклар санын 40 меңгә кадәр арттыру каралган.

👩‍🍼 Республикада яшәүче бөерсез хатын-кыз бала тапты
Республика клиник хастаханәсендә әйтүләренчә, бу Татарстан тарихында беренче очрак. Бала тулысынча сәламәт булып туган.

🎨 Казан рәссамы - "ФормART" стрит-арт фестивале финалисты
Роман Фадеев өчен 17 августка кадәр тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен бушлай 8 (800) 301-50-23 номеры буенча шалтыратып, тон режимында Романның шәхси номерын күрсәтергә кирәк – 4.
Источник: https://vk.com/wall-107324275_956
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение