Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Детская городская поликлиника №9
🌾 Татарстан районнарында урып-җыю кампаниясе гөрли
379 мең тоннадан артык ашлык җыелган инде. Уңыш буенча Тәтеш, Мамадыш һәм Кайбыч районнары алдынгылар рәтендә.

🏆 Кукмара һәм Баулы районнары Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында җиңделәр
Октан акчага иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерәчәкләр яки яңалары булдырылачак.

👏 Лениногорск студенты 1 млн сум акча откан
«Универсаль кабельле тестер җитештерү» буенча Линар Гобәйдуллин проекты «Студентлар стартабы» федераль программасында беренче урынны алды.

📸 Татарстанда спорт орнитологиясе буенча беренче ярышлар узды
Алты сәгать эчендә «Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә узган очрашуда катнашучылар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән акчарлак, торна, орланнарын, бөркетләрне күрде һәм фотосурәткә төшерде.

🎉 30 июльдә Питрәч авылында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак
Быел ул Милли мәдәният һәм традицияләр елына багышлана, шуңа күрә Питрәч районында яшәүче халыкларның милли колоритына басым ясалачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Источник: https://vk.com/wall-92549052_32940
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение