Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Городская поликлиника №6
🌟 Казанда «Җитештерүчәнлек 360» форумы башланды
Ике көн дәвамында Россиянең 64 төбәгеннән килгән эре һәм урта компания җитәкчеләре Россия машина төзелеше, транспорт һәм металлургия тармагы, авыл хуҗалыгы, социаль һәм ИТ-өлкә үсеше перспективалары турында фикер алышачак.

🤖 Тарифлар буенча дәүләт комитеты бот-ярдәмче булдырган
Бот халык өчен коммуналь хезмәтләргә, социаль һәм сәнәгать булмаган өлкә өчен актуаль тарифларны оператив рәвештә белергә мөмкинлек бирә.

🥇 Казан гимназиясе укытучысы «Иң яхшы педагогик тәҗрибәләр» Бөтенроссия яшь укытучылар конкурсында җиңде
Ксения Зайцева 102 нче гимназиядә инглиз теле укыта.

🦭 Чаллы дельфинариясендә диңгез мәчесе туган
Хәзер әнисе һәм яңа туган мәче үзләрен яхшы хис итә. Яңа туган җәнлеккә исемне гомум тавыш бирү белән сайлаячаклар.

🛣 Чистай районында илкүләм проект буенча Чистай -Аксубай - Нурлат юлы участогы ремонтланды
Объектта эшләр май аеннан бирле башкарылды. Белгечләр югары тыгызлыклы асфальтбетон салынды, юл читләре ныгытылды.
Источник: https://vk.com/wall-107324275_938
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение