Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Городская поликлиника №6
🌟 Мамадыш районында республика «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак
Кунакларны бу шимбәдә 16.00 сәгатьтә Җөри авылына чакыралар. Чарада «Керәшен чибәре» еллык матурлык һәм талантлар бәйгесе булачак.

🥇 Биектау районыннан күп балалы гаилә «Идел буеның уңышлы гаиләсе-2023» округ конкурсында җиңде
Алексей һәм Лия Камашевлар бергә 16 елдан артык бергә яшиләр һәм тугыз бала тәрбиялиләр.

🛠 Әгерҗе районында көчле давыл нәтиҗәләрен юкка чыгардылар
Торак пунктларда транспорт элемтәсе тулысынча торгызылган, торак йортларга электр энергиясе бирелгән.

📈 Татарстан Экология министрлыгының дала лачының популяциясен торгызу турындагы проекты «Бәллүр компас» премиясе өчен көрәшә
Проект өчен 31 июльгә кадәр https://rus-compass.ru/projects/8168/ сылтамасы буенча тавыш бирергә мөмкин.

✅ Татарстанда пенсионерларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту проектын эшләделәр
Проект «Алтын еллар - Золотые годы» исемен йөртә, расланганнан соң ул 2023 елдан 2025 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.
Источник: https://vk.com/wall-107324275_935
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение