Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Городская поликлиника №6
☀️Ялларда республикага яңадан җылы һава торышы киләчәк
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, шимбә көнне һава 25 градуска кадәр җылыначак.

🏡Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк парклар һәм скверлар өчен тавыш бирүгә йомгаклар ясалды
Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында узды. Объектлар исемлеген : park.tatar.сайтында табарга мөмкин.

🌳Менделеевск районында «Урман фест» экология фестивале кысаларында 70 мең агач утыртылды
Агач утыртуда меңгә якын кеше катнашты - күбесе гаиләләре белән килгән иде.

❌Татарстанда урманнарга баруга вакытлыча чикләүләр кертелде
Чикләүләр Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Спас һәм Ютазы районнарында урманнарга баруга, транспорт чараларына керүгә һәм урман эшләрен уздыруга кертелә.

🎉26 майда Лаеш районында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак
Кунакларны сәнгать һөнәрчелеге осталары, халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр каршы алачак.

#ГАУЗГородскаяполиклиника6
Источник: https://vk.com/wall-107324275_1217
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение