Мы используем файлы cookie.
Продолжая использовать сайт, вы даете свое согласие на работу с этими файлами.
Женская консультация №13 поликлиники №18
🌟 Татарстанда М-12 трассасының 7 нче этабының ачылыш тантанасы булды
Республикада 72 км трасса графиктан 8 айга алдарак ачылган.

🥇 Татарстан спортчысы самбо буенча дөнья чемпионы булды
Ксения Задворнова Әрмәнстан башкаласында узган самбо буенча дөнья чемпионатында җиңү яулады.

🏫 Менделеевскида «Мирас» татар гимназиясе ачылды
Бинада төзекләндерү үткәрелгән һәм укыту-тәрбия процессы концепциясе тулысынча үзгәртелгән.

👨‍⚕️ Чаллы табиблары беренче тапкыр үлгән казналыкны титан казналыгына алмаштырган
Пациентканың үлгән сөяк тукымасының 10 сантиметрдан артыгын кисеп алганнар, операция уңышлы узган.

✅ Түбән Камада сынау рәвешендә цифрлы система эшләтеп җибәрелде
Система янмаган фонарьларны, юллардагы чокырларны һәм ярыкларны, юл билгеләрен күрергә, юл тамгаларының сыйфатын һәм кар капламын билгеләргә мөмкинлек бирә.

🎄 Татарстанда «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе башланды
Акциядә теләкләрнең өч төр категориясе каралган: матди, матди булмаган һәм бүләк-сюрприз.
Источник: https://vk.com/wall-34833898_1129
интересно
не интересно
интересно / не интересно

Новое сообщение