🌟 Татарстанда Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр
Гает намазы иртән республиканың барлык мәчетләрендә узды.
🍯 Менделеевск районы кешеләре Россиядәге иң зур бавырсакны пешерде
Рекордны Казан Сабан туенда куйдылар. Ризыкның авырлыгы 1634,6 кг тәшкил итә. Россиядә аңа кадәрге иң зур бавырсак 231 кг авырлыкта булган.
🏥 Илкүләм проект кысаларында Татарстан районнарында фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлыйлар
Бу атнада Буа районының ике ФАПында ремонт эшләре тәмамланды, элегрәк Түбән Кама шәһәрендәге объектлар ремонтланган иде.
🎉 Казан дары заводы 235 еллык юбилеен билгеләп үтте
Предприятие илдәге иң борынгы предприятиеләрнең берсе. Хәзер биредә 2,5 меңнән артык кеше эшли.
🚗🏕 Яшел Үзән районында сәяхәтчеләр өчен автокемпинг ачылды
Биредә 10 йорт, ремонт остаханәсе, автойортларны ел әйләнәсе саклау өчен ангар, волейбол мәйданчыгы, урам кинотеатры, электромобиль арендалау мөмкинлеге бар.
✅ Тәтеш районында 1 июльдә «Валда шинясь» мордва мәдәнияте бәйрәме узачак
Кильдюшево авылының үзәк мәйданында зур ярминкә узачак. Кунакларны сәгать 9.00га көтәләр.
								
									
								
							 Источник: https://vk.com/wall-90396257_19248
				
					Пост 
№18099, опубликован 
30 июн 2023
				 
				
					
					
					
					
						интересно
						не интересно
							
							интересно / не интересно