🌟 Петербургта халыкара газ форумында газ-мотор ягулыгында беренче Россия тракторын тәкъдим иттеләр
Аны Татарстанда җитештерәләр, трактор сыекландырылган табигый газда эшли. Үзенең дизель «кардәшеннән» аермалы буларак, ул җитештерүчәнрәк.
🏆 «КАМАЗ-мастер» Татарстан командасы ралли-рейдлар буенча Россия чемпионатында җиңде
Ярыш 880 км гомуми дистанция белән өч көнлек ралли-рейд форматында узды, шуларның 600 е узышчыларның вакыт зачетына барды.
🚜 Республикада кыр эшләре тәмамланып килә
Игенчеләр бәрәңге җыюны төгәлләделәр, тагын көнбагыш, кукуруз суктырырга һәм шикәр чөгендере җыярга кирәк булачак.
✅ Якутскида тантаналы рәвештә Казан скверы һәм Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды
Яңа иҗтимагый киңлек халыклар дуслыгы йөзеннән ачылды.
🚚 Лисичанск һәм Рубежный кибетләренә Татарстан товарлары китерелде
Кибет киштәләре даими рәвештә республика ризыклары белән тулыланачак.
Источник: https://vk.com/wall-76820422_1044
				
					Пост 
№28148, опубликован 
3 ноя 2023
				 
				
					
					
					
					
						интересно
						не интересно
							
							интересно / не интересно